Яңа әсәргә алындык

Театрның баш режиссеры Булат Бәдриев Зөлфәт Хәкимнең “Хаталы хат” әсәрен сәхнәләштерә. Бүген куючы – рәссам Булат Ибраһимов әсәрнең эскизларын алып килде, техсовет киңәшмәсе узды.Булат Ибраһимов Минзәлә театрында төрле елларда Н.Гыйматдинованың “Сихерче”(2000), Э. де Филиппоның “Филумена Мартурано” (2000), Х.Ибраһимовның “Җүләр хатын – һәрчак алтын” (2010),А.Әхмәтгалиеваның “Син кайда идең?” (2021) спектакльләренең рәссамы булды.

                                                                             Нурсибә Адиева,

                                                           театрның әдәби бүлеге мөдире