Яңа үрләр

Гасырга якын тарихлы С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы үзебез өчен төп мәдәният һәм сәнгать учагы булган мәркәзебез Казанга һәрчак зур дулкынлану белән имтихан тотарга бара. Бу елда, 11 апрельдә, Г.Камал исемендәге академия театры бинасында Илгиз Зәйниевнең “Ситса туй” моңсу комедиясен тамашачы хозурына тәкъдим иттек. Һәр артист, һәр җырчы, һәр сәнгать коллективы шушы мәртәбәле театр сәхнәсендә чыгыш ясарга хыяллана. Биредәге энергетика, сихри тылсым көче башны әйләндереп җибәрә кебек. Талантлы замандышыбыз Илгиз Зәйниев махсус Минзәлә театры өчен язып, театрның яшь артистлары белән генә үзе сәхнәгә куйган «Ситса туй» моңсу комедиясе соңгы елларның иң уңышлы спектакльләреннән берсе. Туйдан соң бер ел үткәч килеп чыккан аңлашылмаучылыклар, акча җитмәү, хисләрнең сүрелүе – күпләр сәхнәдәге ситуацияләрдә үзен таный. Һәр очракта да мисаллар тормыштан алынган, ясалмалык, купайтып күрсәтелү юк. Шуңа күрә, хәтта мәртәбәле коллегаларыбыз – Дания Нуруллина, Фәридә Сафина, Илдар Хәйруллин, Әсхәт Хисмәтовлар спектакль беткәч махсус кереп котладылар, яшьләребезгә соклануларын белдерделәр. Яшь артистларыбыз – Рания Җиһаншина, Илсинә Минемуллина, Илдар Халиков, Диләрә Кәримуллина, Нәфис Гайфуллин, Рөстәм Зиннуров, Зөлфирә Гәрәева, Индира Гайфуллина, Илназ Хисмәтуллин, чынлап та, сокланырлык та, горурланырлык та –берсеннән –берсе сылу, зифа, җырга-биюгә һәвәс! Теләсә кайсы театр кызыгырлык артистларның иҗат юлы Минзәлә театрыннан аерылмавын, биредә зур дәрәҗәләргә ирешүен телик.

Казаннан соң безнең коллектив Әтнә, Теләче, Мамадыш, Кукмарага юл алды. Әлеге сәяхәтне үзебезчә биш көнлек гастрольләр, дип атадык. Әтнә театры сәхнәсендә, район үзәкләре мәдәният йортларында  көндез балалар өчен И.Закировның “Ирек һәм читлек” әсәрен, кичке аудитория “Ситса туй”ны үтә яратып карадылар, артистларны чәчәкләргә, овацияләргә күмделәр. “Ирек һәм читлек” әле март аенда гына чыкты, 18 мартта премьерасы булдып узды. Көн кадагына туры килгән, яшүсмерләргә гаджетларның тәэсире турындагы әсәрне үзебезнең элеккеге артист, хәзер директор урынбасары булып эшләгән Ильяс Закиров язды һәм сәхнәгә куйды. Шулай итеп, республика буйлап биш көнлек сәяхәт кылдык. Хәзерге четрекле вакытта  шушы зур дәрәҗәдә узган гастрольләр театрның көчен, дәрәҗәсен, алга таба потенциалын күрсәтә. Минзәлә театрының үткәне данлы булса, киләчәге тагын да уңышлы, якты булсын, яңа үрләр яулансын!

                                                         Нурсибә Адиева,

                                       театрның әдәби бүлеге мөдире