ЯҢА ПРЕМЬЕРА!

С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында чыккан чираттагы премьерасын Минзәлә тамашачысына күрсәтте. Юныс Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте»мелодрамасын биредә 1973елда режиссер Мулланур Мостафин сәхнәгә куйган.  Автор Юныс Әминовка да, Мулланур Мостафинга да театрга нигез салучы Сабир Өметбаев зур театр сәнгатенә фатиха бирүче шәхес.  Быел Сабир Өметбаевка 115 ел тулды, безнең премьералар, күп кенә чаралар шушы дата белән бәйле.

Яңа куелыштагы әсәрнең режиссеры Байрас Ибраһимов, рәссамы Булат Ибраһимов, композиторы Гөлназ Закирова. Гөлҗәннәт ролендә талантлы актриса Илсинә Миннемуллина. Спектакльдә барлыгы 9 актер катнаша.

Әсәрне яңабаштан режиссер Байрас Ибраһимов үзе инсценировкалаштырды. Чөнки автор вариантында ул вакыттагы идеология күп чагылган. Яңа постановкада гаилә мөнәсәбәтләре өстенлек итә. Үзеннән күпкә өлкән кешегә кияүгә чыгып байлыкта-муллыкта яшәсә дә Гөлҗәннәт үзенә урын тапмый. Унике ел элек Армия сафларына китеп, Гөлҗәннәтнең хыянәтеннән соң бирегә хәзер генә инженер механик булып кайткан Хәбир белән күрешкәннән соң хисләрен яңартырга тырышуы иркә ханым тормышының тәмам таркалуына китерә.