Яңа көчләр белән!

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы җәйге яллардан соң атна башыннан эшкә чыкты. Гомуми җыелышта театр директоры Илнур Гайниев узган 86нчы сезонның бик тыгыз ритмда узуын ассызыклады, киләчәккә планнар белән таныштырды. Иҗади коллективка Алабуга мәдәният һәм сәнгатъ көллиятен тәмамлаган Актаныш районы Иске Айман авылы егете Рөстәм Авзалов кушылды.

Беренче эш көнендә үк Казаннан режисссер Ренат Әюпов килде. Ул федераль программа кысаларында Заһир Бигиевның “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” романы буенча үзе инсценировкалаштырган шул исемдәге спектакльне сәхнәгә куя.

Нурсибә Адиева,  театрның әдәби бүлеге мөдире