Яңа җитәкче билгеләнде

Таныш булыгыз: Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының яңа директоры – Фаяз Гомәр улы Хизбуллин. Коллективны яңа җитәкче белән таныштырганда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов:
— Ышанып тапшырабыз шушындый коллективны, шушындый театрны. Ул бик зур җаваплылык, чыннан да Минзәлә театры безнең өчен бик кадерле, бик якын. Аны без ышанычлы кулга гына тапшырырга риза булдык. Исән-сау гына бергә эшләргә!
Яңа вазифада уңышлар телибез!