Яңа елның беренче премьерасы!

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры яңа елның беренче аенда ук иң нәниләр өчен “Гаҗәеп көн” дигән бәби – спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Әсәрнең авторлары Мәскәүдән «Первый театр»ның оештыручы һәм җитәкчеләре Юрий һәм Ольга Устюговлар. Режиссеры – Юрий Устюгов, рәссамы  – Ольга Устюгова, композитор – Евгений Астафуров,  барысы да мәскәүлеләр. Югары профессиональ дәрәҗәдә сәхнәләштерелгән әсәрдә театрның яшьләре – Рөстәм Зиннуров, Рөстәм Авзалов, Әдилә Монасыйпова, Миләүшә Шәяхмәтовалар уйный. Кечкенә әкәм – төкәмнең көндезге һәм кичке маҗараларын күрергә иң нәни тамашачыларны көтеп калабыз.

Минзәлә театры республикада беренчеләрдән булып бэби – театр юнәлешендә 2018 елдан эшли башлады. 2021 елда бэби – театрларның I иҗади белем бирү форумы 9 театр, 3 мәртәбәле театр тәнкыйтьчеләре катнашында узды, 2022 елда биредә I Бөтенроссия бэби – театрлар фестивале Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 8 театр катнашында үтте.

                                             Нурсибә Адиева,

                         театрның әдәби бүлеге мөдире