Яңа елга әзерлек

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры һәр елдагыча Яңа елга икеләтә бәйрәм, ике тамаша әзерли. Сәхнәдә “Карлы джунглилар” әкияте, фойеда “Тылсымчыны эзләгәндә” тамашасы балалар гына түгел, аларның әти- әниләренең дә күңеленә хуш килер, дип ышанабыз. Чөнки яңа елдан һәрберебез сихри бер могҗиза, яңа ачышлар көтәбез. Минзәлә театрының Яңа ел тамашаларында сезне көтеп калабыз, хөрмәтле тамашачы!

Нурсибә Адиева,

                                                    театрның әдәби бүлеге мөдире