Яңа елда беренче премьера

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театрында яңа елда беренче премьера – Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча режиссер Дамир Сәмерханов сәхнәгә куйган “Син кайда идең?” музыкаль комедиясе дөнья күрде. Көн кадагына суга торган күренешләр – интернет челтәрендә вакыт уздырып иренә ашарга пешерүне онытып барган хатын, ялган күрәзәчеләргә акча сарыф итү әсәрдә купайтып бирелә, җыр-бию белән үрелеп барып тамашачыны тәмам әсир итә. Татарстан Республикасының атказанган артистлары Эльвира Хәйретдинова, Чулпан Бәдретдинова, Д.Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты Ринат Бәдретдинов, артистлар Зөлфирә Гәрәева, Индира Гайфуллина, Азат Җиһаншиннар бер тында, әсәрдә рәхәтләнеп “йөзеп” уйныйлар.
Спектакльдән соң директор Илнур Гайниев театрга һәрдаим ярдәм итеп торган Минзәлә районы оешмалары җитәкчеләренә — “Заиковский” ҖЧҖ генераль директоры
Фәттахов Радик Шәрип улына,»Минзәлә автотранспорт предпиятиясе» ҖЧҖ генераль директоры Кәримов Рамил Габделхак улына,»Минзәлә икмәк заводы» ААҖ генераль директоры Солтанов Фәннүр Рәшит улына, ИП Бизянов Я.М. генераль директоры Бизянов Язкәр Миңнулла улына , Сабир Өметбаев исемендәге Кубокка онлайн шахмат турнирының баш судьясы Шагалиев Азат Тимерхановичка , шушы ярышларда “14 яшькә
кадәр”категориясендә I урын алган Минзәлә егете Алик Атласовка Рәхмәт Хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Нурсибә Адиева,
театрның әдәби бүлеге мөдире

фото menzela.ru сайтыннан алынды