Яңа ел тамашаларына коллектив гаризалар кабул итәбез

С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры

Яңа ел тамашаларына коллектив гаризалар кабул итә !

Тамашалар 20-29 декабрьдә  10.00, 13.00, 15.00, 17.00 сәгатьләрдә башланачак

Кадерле дуслар, сезне әкияти тылсымлы дөньяга чакырабыз. Аның геройлары сезгә   гади генә бер малай —  Петя Зубов  барлык эшләрен җиңел генә «соңыннан»га  калдырып  көн саен кеше өчен иң кыйммәтле булган  вакытын югалтуы турында сөйләрләр. Бу вакытны явыз сихерчеләр урлап, Петя һәм башка балаларны картларга әйләндерәләр. Хәзер “карт”  балалар алдында җитди бурыч тора: балачагыңны һәм шул ук кыйммәтле вакытыңны кайтарырга. Алар моның өчен нәрсә эшләргә тиеш?  Нәрсәләргә барырга  әзер? Ярдәм булачакмы?

Сәхнәдәге маҗараларны караганнан соң  кунакларыбызны  Яңа ел чыршысы янында Кыш бабай белән очрашу, күңелле уеннар, биюләр һәм конкурслар көтә! Югалган вакыт артыннан мавыктыргыч сәяхәткә чыгарга әзер булган һәркемне театрыбызда көтәбез!

Буш урыннар һәм билетлар турында белешмәләр өчен телефон 8 (85555) 3-20-43