Яңа ел тамашаларына чакырабыз

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры яңа елга чираттагы премьераларын тәкъдим итә. 18 декабрьдән башлап ун көн дәвамында сәхнәдә Д.Сәмерханов инсценировкасында һәм куелышында “Югалган вакыт турында әкият”, фойеда Рөстәм – Диләрә Зиннуровлар куелышында “Уенчыклар тарихы” тамашасы.
Яңа геройлар, яңа бай костюмнар, җырлы – биюле әкият һәм тамашага рәхим итегез, хөрмәтле тамашачы!
Минзәлә театры нәни дусларына аеручы игътибарлы һәм рәхмәтле: сез безнең иң яраткан дусларыбыз, киләчәктә исә – чын театр сөюче тамашачыбыз!
Яңа елда бергә булыйк! Минзәлә театрында сезне көтеп калабыз!

Билетларны театр кассасыннан яки bileton.ru сылтамасы буенча сатып алырга мөмкин