Яңа ел тамашалары

Агымдагы елның 20 декабреннән башлап 10 көн дәвамында театр артистлары көненә өч –дүрт сеанс Д.Самерханов  инсценировкалаштырган «Белоснежка һәм гномнар» әкиятен һәм фойеда чыршы тирәли “Могҗизалар чоры” дигән Яңа ел тамашасын күрсәтә. Каникуллар чорында да Минзәлә театры балалар һәм өлкәннәр өчен  үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк.