Яңа ел белән!

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне ихлас күнелдән якынлашып килүче Яңа 2023 ел белән котлыйбыз!
Яңа ел яңа өметләр, яңа хыяллар,  үзегезгә һәм якыннарыгызга  саулык – сәламәтлек, күңелле яңалыклар, шатлык – сөенечләр , чиксез уңышлар алып килсен.  Туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм матур хыяллар белән каршы алыгыз!

Әкрен генә йомшак карлар ява, 
Күңелләргә шатлык — моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен 
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын, 
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын! 
Аллаһ кайгылардан сакласын!

Иң изге теләкләр белән С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы