Яңа ел бүләге

С .Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры мобилизацияләнгән һәм махсус операциядә катнашучылар гаиләләрен Яңа ел әкиятенә җыйды. Чарага 168 кеше – шулардан 70 бала килде. Сәхнәдәге “Карлы джунглилар”әкияте, фойедагы «Тылсымчыны эзләгәндә» тамашасы килгән кунакларның күңеленә хуш килде.