Кадерле тамашачылар!
Сезне Яңа 2025 ел белән котлыйбыз! Залларыбыз тулы булганга, иҗатыбызга шулкадәр игътибар күрсәткәнегез, безнең белән бергә булганыгыз өчен без сезгә бик рәхмәтле. Киләсе елда да сезне яңа спектакльләр белән сөендерербез дип өметләнәбез. Киләсе ел чынга ашкан өметләр һәм иң изге теләкләр елы булсын! Сезгә сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт, шатлык телибез.
Иң изге теләкләр белән С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы