XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале

Быел «Һөнәр” XIII яшь режиссура фестиваленең беренче спектакле С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Ф.М.Достоевскийның И.Казакбаев инсценировкасындагы “Җинаять һәм җәза” әсәре белән башланып китә. Алга таба, 11 коллектив 1 декабрьдән башлап, Казанның төрле мәйданчыкларында чыгыш ясаячак.

 

Фестивальнең белем бирү программасында режиссерлар Илгиз Зәйниев, Илсур Казакбаев, Юлия Каландаришвили  белән, театр тәнкыйтьчеләре Владислава Куприна,Глеб Ситковский, Екатерина Рябова, журналист Айрат Бик – Булатов белән иҗади очрашулар каралган.