Быел «Һөнәр” XIII яшь режиссура фестиваленең беренче спектакле С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Ф.М.Достоевскийның И.Казакбаев инсценировкасындагы “Җинаять һәм җәза” әсәре белән башланып китә. Алга таба, 11 коллектив 1 декабрьдән башлап, Казанның төрле мәйданчыкларында чыгыш ясаячак.
Фестивальнең белем бирү программасында режиссерлар Илгиз Зәйниев, Илсур Казакбаев, Юлия Каландаришвили белән, театр тәнкыйтьчеләре Владислава Куприна,Глеб Ситковский, Екатерина Рябова, журналист Айрат Бик – Булатов белән иҗади очрашулар каралган.