Ватанны саклаучыларга ярдәм

Татарстан мәдәният учреждениеләре мобилизацияләнгән ирләр өчен 7 000 балаклава текте. Казан, Чаллы, Әлмәт, Әтнә, Бөгелмә, Буа, Минзәлә һәм Түбән Кама театрлары, ансамбльләре һәм училищелары Ватанны саклаучыларга ярдәм итәргә булды. «Берничә көн эчендә безнең 20дән артык учреждение булган кием комплектларына өстәп 7 000 балаклав текте. Иртәгә аларны мобилизацияләнүчеләргә җибәрәчәкләр. Тегү цехлары хезмәткәрләре балаклаваларны мөмкин кадәр сыйфатлы, нык һәм уңайлы итеп тектеләр», — диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.