Утырышта катнаштылар

27 февраль көнне Татарстан Республикасының иҗтимагый ярдәм штабында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте»утырышы узды. Утырышта проект җитәкчесе һәм координаторы, катнашучы театрлар җитәкчеләре, шулай ук «Кече шәһәр театрлары» һәм «Балалар театрлары» юнәлешләре кураторлары катнашты.
2017-2023 елларда проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, үсеш перспективалары һәм тенденцияләре, шулай ук 2024 елга спектакльләр презентациясе утырыш көн тәртибенә чыгарылды.