Ут күршеләрдә кунакта

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры кичә ут күршеләр – Башкортостанның Уфа  “Нур” татар дәүләт драма театры сәхнәсендә И.Зәйниевның “Ситса туй” моңсу комедиясен күрсәтте. Күрешмәгәнгә шактый  — җиде ел узган икән, 2017 елның апрелендә “Түтиләр” комедиясе белән барган идек. Сагынышып очраштык, аралаштык. Спектакльдә уйнаган яшь артистларыбызга матур, җылы теләкләрен белдерде уфалылар. Тулы зал аларны яратып алкышлады. Театр директоры Илнур Гайниев һәм “Нур” театрының әдәби – драматургик бүлек җитәкчесе Гөлнур Заһидуллина тамашачыларны сәламләде. “Һәрберегез үзегезнең гаилә тормышын башлап җибәргәндә булган очракларны искә алып утыргансыздыр, дип ышанып калабыз. Күршеләребезгә зур рәхмәт, аралар ерагаймасын”,- диде Илнур Зөфәр улы.