Улыгыз тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез!!!

Хөрмәтле Зилә һәм Нәфис!

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән Сезне сабыегыз тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз! Ата-ана бердәм булса бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, тәмле сүзле булсын!