Улыгыз туу белән котлыйбыз!

Театрыбыз артисткасы Рания Җиһаншинаны һәм аның гаиләсен уллары туу белән чын күңелдән котлыйбыз! Улыгыз сәламәт, бәхетле, акыллы булып үссен! Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, балагызны тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр телибез!