Тылсымчыны эзләгәндә

19 декабрьдән Минзәлә театрында балалар өчен яңа ел тамашалары башланды. Соңгы елларда Минзәлә шәһәренең оешмалары алдан ук уңайлы вакытны алып калырга ашыга, чөнки театр коллективы елдан-ел искиткеч яңа ел тамашалары әзерли. Быел сәхнәдә Б.Бәдриев инсценировкалаштырган һәм сәхнәләштергән  “Карлы джунглилар” әкияте, фойеда “Тылсымчыны эзләгәндә” тамашасы.