Тукай безнең күңелләрдә

Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан Минзәлә театрында Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина 1996 елдан оештырган “Яшел кәнәфи” клубы эшчәнлеге кысаларында шигъри кичә узды. Кичәдә Тукай шигырьләре белән беррәттән  Гамил Афзал, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Шәмсия Җиһангирова әсәрләре,репертуардагы спектакльләрдән җырлар яңгырады. “Мондый чараларда театр артистлары гел яңа яктан ачылып китә, иҗади потенциалы арта”,-диде Р.М.Муллина. “Минзәлә” район газетасыннан, Минзәлә үзәк китапханәсеннән килгән кунаклар да шигъри кичәне яратып карады. Труппаның һәр артисты үтә җаваплылык тоеп, теләп, яратып башкарган чыгышлары күңелләргә хуш килде.

                                                                     Нурсибә Адиева,

                                                               театрның әдәби бүлеге мөдире