Туган тел көне

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә. 26нчы апрель көнне Минзәлә артистлары тарафыннан куелган “Син тугач та, ана сөте белән Иренеңә тамган туган тел” исемле театраль тамаша көллият укытучылары һәм студентлары игътибарына Тукай декадасы кысаларында һәм Җиңү бәйрәме алдыннан бик кирәк һәм актуаль вакытта тәкъдим ителде.
Һөнәрләре киңкырлы булып, гомумән дә, сәхнә эшчәнлегенә якын булгангамы, укытучылар һәм студентлар сәхнәдәге артистларның үз-үзләрен тотышына, матур һәм аерымачык сөйләм культурасына сокланып утырдылар.
Минзәлә театры артистлары, декорацияләре минималь булуга карамастан, бары тик харизма, урынлы импровизация һәм һөнәрләрен чиксез яратуларын сиздертүче янып торган күзләре белән генә дә педкөллият актлар залы сәхнәсендә шоу ясый алдылар. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, һәрбер тамашачының дикъкатен 1 сәгать дәвамында «тотып тора» алу артында сценарийның кызыклы булуы да, сәхнә теленең камил булуы да, актерлык осталыгы серләренә төшендерү дә, гомуми тел белән әйткәндә, режиссер (сценарий авторы һәмм режиссеры Татарстанның халык артисткасы Рәзилә Муллина) һәм артистларның зур тырышлыгы күренеп тора. Без, педагогия көллияте мөгаллимнәре, аларның бу хезмәте алдында баш иябез.
Телне саклауда һәм үстерүдә театрның роле зур. Шуңа күрә, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры җитәкчелегенә, артистларына, милли рухыбызны саклаулары, татар әдәбиятының күренекле шәхесләре иҗатын пропагандалаулары өчен зур рәхмәт белдерәбез һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.

Тулырак: https://vk.com/wall-79261577_2942