ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!

8 октябрь көнне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Диләрә Хәмит кызы Зиннурованың туган көне.

Хөрмәтле Диләрә Хәмит кызы, сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә гомер юлының иң озынын, бәхетлесен, кайгысызын, матурын, шатлыкларның нурлысын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез.