Туган көнегез белән котлыйбыз!

8 октябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Диләрә Хәмит кызы Каримуллинаның туган көне.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Туган көнең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык, куанычлар

Күңел тынычлыгы телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыңнан узсын —

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Иң изге теләкләр белән, театр коллективы | 08.10.2020