Туган көнегез белән котлыйбыз!

21 сентябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Эльвира Мулланур кызы Хәйретдинованың туган көне.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,

Өлеш чыксын Сезгә мул гына.

Без телибез Сезгә, ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Бәйрәмегез матур хатирәсе,

Күңелегездә калсын уелып.

Тәбриклибез Сезне, чын күңелдән,

Барыбыз да бергә җыелып!💐🎈🎈🎈

Иң изге теләкләр белән, театр коллективы