ТУГАН КӨНЕҢ КОТЛЫ БУЛСЫН!

14 майда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Фатхуллина Индира Наил кызының туган көне.

Хөрмәтле Индира Наил кызы, Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!