ТУГАН КӨНЕҢ КОТЛЫ БУЛСЫН!

9 апрельда Татарстанның атказанган артисты, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Бадретдинова Чулпан Мөнир кызының туган көне.

Хөрмәтле  Чулпан Мөнир кызы, Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!