ТУГАН КӨНЕҢ КОТЛЫ БУЛСЫН!

Бүген, 7 сентябрьдә, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты Рәзилә Мирхәт кызы Муллинаның туган көне!

Хөрмәтле Рәзилә Мирхәтовна! Сезне күркәм бәйрәмегез уңаеннан Минзәлә театры коллективы исеменнән кайнар котлыйбыз!

Бу дөньяда илһамланып, иртәгәнең яхшырак булуына өметләнеп яшибез икән, димәк күңелләрдә яшәү уты яна. Шул ут янәшәдәгеләрнең дә йөрәкләрен җылыта, барыр юлларны яктырта, килер көннәрне нурландыра. Бер карасаң маяк булып балкыган, икенче карасаң, янып торган учакны хәтерләткән утны кабызучы ул, һичшиксез, Сез, Рәзилә ханым! Театрда эшләгән һәркем Сезгә карап соклана, тартыла, Сездән үрнәк алырга тырыша!

Сезгә саулык – сәламәтлек, куанычлы көннәр телибез. Һәммәбезгә өләшкән күңел җылысы сүнмәсен —  сүрелмәсен, имин булыгыз!

Ихтирам белән,

театр коллективы