ТУГАН КӨНЕҢ КОТЛЫ БУЛСЫН!

Бүген, 7 сентябрьдә, Минзәлә театрының үзенчәлекле артисткасы Рания Илдар кызы Җиһаншинаның туган көне!

Хөрмәтле Рания! Мул көзләргә тагын да ямь өстәп табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килгәнсез. Сездән балкыган эчке нур һәркемнең күңеленә барып җитә. Шулай туры сүзле, кыю йөрәкле кешеләр белән янәшә эшләү һәрчак ышанычлы.

Алга таба да дөньяның барлык куанычларын татып гомер кичерергә язсын, имин булыгыз, яңа иҗат уңышлары Сезгә!

Хөрмәт белән,

театр коллективы