Театрның 85 еллык юбилей кичәсе

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы үзенең  85 еллык юбилеен 17, 18 ноябрьләрдә зурлап билгеләп үтте. Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Л.С.Хәкимҗанов,Татарстан Дәүләт Советы депутаты А.К.Хамаев, Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф.Салахов театрны бәйрәм белән котлап театр артистларына, хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләкләрен тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Минзәлә театрында 30 елга якын нәтиҗәле хезмәте, милли театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен һәм театрның 85 еллык юбилее уңаеннан «Фидакарь хезмәт өчен» медале  театрны 30 елга якын җитәкләгән, бүгенге көндә ялда булган

Шаймарданов Роберт Шәйхел улына тапшырылды

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен һәм театрның 85 еллык юбилее уңаеннан «Фидакарь хезмәт өчен» медале

Администратор Хисмәтуллина Гөлсинә Имамгали кызына тапшырылды

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, мәдәният өлкәсендәге күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте, татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем

Хәйретдинова Эльвира Мулланур кызына бирелде

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, мәдәният өлкәсендәге күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте, татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем

Бәдретдинова Чулпан Мөнир кызына бирелде

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, мәдәният өлкәсендә озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәте,  театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем театрның әдәби бүлеге мөдире

Адиева Нурсибә Сәяхетдин кызына бирелде

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән

ут кую буенча рәссам Иванов Денис Владимир улы бүләкләнде

Татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән

Татарстанның атказанган артисты Галиуллина Раушания Рәиф кызы ;

Тегүче – модельер Петрова Татьяна Ивановна бүләкләнде

 

Татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы

Артист Зиннуров Рөстәм Илһам улы ;

Артистка Закирова Зилия Тәлгат кызы ;

Артист Бәдретдинов Ринат Рафис улы ;

Тавыш режиссеры Гайфин Илназ Фәиз улына тапшырылды.

 

Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, югары профессионализмы өчен Минзәлә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән

Артистка Хамматуллина Гузәл Рәхимулла кызы ;

Артистка Кәримуллина Диләрә Хәмит кызы ;

Сәхнә эшчесе Галиева Нина Михайловна ;

Костюмнар цехы мөдире Князева Любовь Михайловна;

Өлкән администратор Николаева Алина Эрнстовна бүләкләнде.

 

Минзәлә муниципаль районы мәдәнияте өлкәсендә күпьеллык фидакарь хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты

Куючы режиссер Самерханов Дамир Мөдәрис улына;

Артистка Акматова Динара Абдуллабек кызына тапшырылды

 

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге һәм Татарстан якташлык җәмгыяте” бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан «Габдулла Тукайга-135 яшь» истәлек билгесе чыгарды. Әлеге бүләк 

Татарстанның халык артисты Нигмәтуллина Венера Фәйзеләхәт кызына ;

Татарстанның халык артисты Зарипов Фоат Фәхретдин улына;

Татарстанның халык артисты Муллина Рәзилә Мирхәт кызына;

Татарстанның халык артисты Хамматуллин Хафиз Хәниф улына ;

Татарстанның атказанган артисты Исрафилов Әхнәф Муллагали улына тапшырылды.

 

Татар театры сәнгатен үстерүдәге нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлегенең Мактау грамотасы белән

Әхмәтҗанов Руслан Илгиз улы ;

Хафизов Рифат Разиф улы бүләкләнде.