Театрлар сабантуе Минзәләдә үтәчәк

Быел республика театрлары сабантуе 18 июньдә Минзәләдә узачак. Сабантуй программасында 13 уен, шуларның берсе — бераз вакытка узган сабантуйлары уеннарыннан төшеп торган волейбол ярышлары. Төп уеннарга кадәр Кама арты театрлары — Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт театрлары биредә, Минзәләдә, 15 май көнне «Юбилейный» спорткомплексында зональ турга җыелды. Нәтиҗәдә, беренче урынга Яр Чаллы, икенче- Әлмәт, өченче-Минзәлә, дүртенче урынга Түбән Кама театры чыкты. Катнашучыларны районның яшьләр һәм спорт буенча оешмасы җитәкчесе Фаяз Хизбуллин, Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев сәламләде.

Узган ел Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллин баш батыр калып иң зур бүләк – машина иясе булды. Аркан тарту буенча Минзәлә театрының хатын –кызлар командасы театрлар сабантуе тарихында гел беренче урыннны алып килде,  2008 елда күп ярышларның җиңүчесе булып Минзәлә театры 500 мең сум отты.

                                                                                            Нурсибә Адиева,

                                                                              театрның әдәби бүлеге мөдире