Театр – укытучылар конференциясендә

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры И.З.Гайниев мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә “Балалар һәм театр сәнгате” дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Ул театрның балалар белән эшләүгә өч юнәлеш алганлыгын әйтте – иң нәниләр өчен бэби  спектакльләр чыгарыла һәм бэби –фестиваль оештырылды, мәктәп театр коллективлары арасында Роберт Шәймәрданов исемендәге фестиваль эшләп китте һәм өченче юнәлеш – махсус урта белем бирү оешмалары (ССУЗ) белән элемтәләрне яңарту. И.З.Гайниев татар телен саклау, милли үзаңны үстерүгә зур игътибар кирәклеген ассызыклады.

Нурсибә Адиева,

театрның әдәби бүлеге мөдире