Театр “Һөнәр”дән кайтты

С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында Г.Камал театрының кече залында Ф. Бүләковның «Сөясеңме,сөймисеңме» трагикомедиясен күрсәтте. Әлеге әсәр Камал театры репертуарында да бар. 2014 елда аны Радик Бариев сәхнәләштергән. Минзәлә театрында «Сөясеңме,сөймисеңме» не 1994 елда режиссер Азамат Гыйльманов куя. Яңа куелыш 2021 елда режиссер Илсур Казакбаев белән театр артистларының иҗат җимеше. 7 декабрьдә спектакльне карарга Минзәләдән чыккан якташлар, тамашачылар,театр белгечләре һәм… Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрыннын Фатыйма белән Абдулланың өлкән яшен уйнаучы атаклы артистлар Равил Шәрәфиев,Дания Нуруллиналар килде,минзәләлеләргә җылы сүзләрен әйтте. Равил абый хәйләкәр елмаюы белән Хафиз Хамматуллинга карап :”Синдер, дип уйлаган идем аны”,-диде. Спектакльне җентекләп  театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Александр Вислов, Нияз Игьламов карады. Беренче булып сүз алган Жанна Зарецкая хисләрен яшерә алмыйча: “ Яраткан кешегез бар икән, көненә йөз тапкыр аңа яратуыгыз турында әйтегез. Миңа бу турыда бүген яхшылап аңлаттылар. Режиссёр өлкән буын артистлары Рәзилә Муллина, Хафиз Хамматуллин белән бик сак эшләгән, йөрәкне чеметеп –чеметеп алган мизгелләр күп. Шул ук вакытта алар бүгенге театраль телдә сөйләшә, бүгенге театраль тарихтан аерылгысыз. Өлкәннәргә соклануым чиксез”,- диде. Александр Вислов Минзәлә театрының соңгы вакыттта яңарыш чоры кичерүен, яңа эшләрдә башлап йөрүен ассызыклады. “Безнең дә, башка коллегаларыбыз кебек, Минзәләне күреп, якыннан танышасы килә”,- диде.

Фестиваль ул бер яктан үзеңне күрсәтү булса, икенче яктан- башка театрлар белән күрешү.Г.Кариев исемендәге театрның “Алтынчәч”, Чиләбе яшьләр театрының “Русское. Островский” спектакльләрен карадык. “Сөясеңме, сөймисеңме..”нең язмышы алга таба да шулай озын һәм мактаулы булсын, яңа үрләр яуларга язсын!

                                                        Нурсибә Адиева,

                                          театрның әдәби бүлеге мәдире