Театр мәртәбәле фестивальгә бара

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Великий Новгород шәһәрендә узучы мәртәбәле Ф.М.Достоевский исемендәге XXVII Халыкара театр фестиваленә чакыру алды. Режиссер Илсур Казакбаев сәхнәгә куйган Ф.М.Достоевскийның «Җинаять һәм җәза” спектакле Великий Новгород шәһәренең А.С.Аренский исемендәге Новгород өлкә филармониясе бинасында 9 ноябрьдә уйналачак. Бу елгы фестиваль афишасында Мәскәү, Санкт –Петербург, Иркутск, Чебоксар,Воронеж, Чиләбе, Беларусиянең Минск, Индиядән Тривандрум шәһәрләреннән театр коллективлары бар.