«Театр көне» кысаларында

Бүген безнең театрда «Театр көне» кысаларында «Сәхнә арты серләре» дип аталган чара узды. Театрга «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәгеннән балалар һәм Минзәлә сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге әгъзалары килде. Кунаклар театр музеенда булдылар һәм театр тарихы белән таныштылар.