“Татарча диктант-2025”

Бүген, 14 нче ноябрь көнне, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры хезмәткәрләре Дөньякүләм белем тикшерү акциясе «Татарча диктант»та катнашты.
Акциянең максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөнья буйлап татарларны берләштерү. Акция тел белемен тикшерергә һәм туган татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә.
Быелгы акция бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган, шуңа күрә 3 текстның икесе аның иҗатыннан алынды. Катнашучылар үз белемнәрен тикшерделәр, татар телен белү дәрәҗәсе турында нәтиҗә ясадылар, киләчәккә аны үстерү буенча максатлар куйдылар.