Татар театры туган көн!

1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче тапкыр губернатор рөхсәте белән халык алдында ярлы студентлар файдасына “Шимбә” татар яшьләре театры татарча ачык спектакль куя. Бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Рольләрдә “Сәйяр” татар труппасы актерлары: Рабига Габитова, Суфыя Колахмәтова, Зәйнәп Саинова, Шакир Мөхәммәтъяров, Әкрам Кайбышев, Шәриф Сүнчәләй һәм башкалар уйный. Труппа җитәкчесе – данлыклы актер һәм режиссер Габдулла Кариев. Халыклар арасында дуслыкны ныгыту теләге коллективның төп максаты була.
Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.