«Тантана» театраль премиясе нәтиҗәләре

27 мартта, Халыкара театр көнендә, Буа дәүләт драма театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен үткәрелә торган «Тантана» театраль премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр.

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә халык артисты Хафиз Хамматуллин җиңде. Премия Т.Миңнуллинның «Шулай булды шул» спектаклендә Нургали роле өчен бирелде. Хафиз Хәниф улын зур җиңүе белән котлыйбыз һәм эшендә уңышлар телибез.