“Тантана” премиясе номинантлары билгеле

Лауреатлар 27 март – Халыкара театр көнендә игълан ителәчәк. Быел алар А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән бүләкләнәчәк.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы биш номинациядә җиңүгә дәгъва кыла:

“Дебют” номинациясендә Азат Җиһаншин А.С.Пушкинның “Хәтәр мәҗлес”ендә Альбер роле;

“Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә Динара Акматова Ф.Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме…”сендә Фатыйма роле;

“Иң яхшы ир- ат роле” номинациясендә Рөстәм Зиннуров Ф.М.Достоевскийның “Җинаять һәм җәза”сында Родион Раскольников роле;

“Кече формалы иң яхшы спектакль» номинациясендә Ф.М.Достоевскийның “Җинаять һәм җәза”спектакле;

“Эксперимент” номинациясендә А.С.Пушкинның “Хәтәр мәҗлес” драмасы.

Номинантларга бу зур бүләк лауреатлары булуларын теләп калыйк. Уңышлар һәм бары тик җиңү сезгә!

                                                                               Нурсибә Адиева,

                                                              театрның әдәби бүлеге мөдире