“Тантана”дан зур бүләкләр

Әлмәт театрында узган “Тантана” театр премияләрен тапшыру чарасы Минзәлә театры өчен шактый мул булды. Яшь артистыбыз Ильмир Кашаповка Казан дәүләт мәдәният институтының махсус бүләге бирелде.  Татарстанның халык артисткасы Рәзилә Муллинага Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева Зәкия Туешева исемендәге премияне тапшырды. “Шундый легендар ханым исемендәге премияне алуны үзем өчен зур дәрәҗә дип саныйм”,-диде Р. Муллина. Татарстанның халык артисты Фоат Зарипов “Намус һәм тугрылык” номинациясендә бүләкләнде. Хөрмәтле артистларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз.

                                                                                    Нурсибә Адиева,

                                                                       театрның әдәби бүлеге мөдире

Фотолар tatar-inform  сайтыннан алынды