Тантана — 2026 премиясе номинантлары

Лауреатлар 27 март – Халыкара театр көнендә игълан ителәчәк. Быел алар Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән бүләкләнәчәк.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы өч номинациядә җиңүгә дәгъва кыла:

«Икенче пландагы иң яхшы ир — ат роле» — Хафиз Хамматуллин З. Хәкимнең «Үчле кешеләр» спектаклендә Фәсләх роле өчен

«Балалар өчен иң яхшы спектакль» — «Сак — Сок» Й.Миңнуллина, төрки халыкларның бәетләре буенча

“Эксперимент” — «Борын. Төш.» Н.В.Гогольнең «Нос» әсәре буенча

Уңышлар һәм бары тик җиңү сезгә!