Тантана — 2023 премиясе номинантлары

Быел С. Өметбаев исемендәге Минзәлә  татар дәүләт  драма театры Заһир Бигиевның «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә»  детективында төп герой Муса роле өчен «Дебют» номинациясендә тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» – 2023 театраль премиясе җиңүчеләре 2023 елның 27 мартында, Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Халыкара театр көнендә игълан ителәчәк.

Ел саен үткәрелә торган республика  «Тантана» театраль премиясе  ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган. Премия театр сәнгатендә күренекле иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен театр эшлеклеләренә бирелә.

2023 елда премия конкурс нигезендә түбәндәге номинацияләр буенча бирелә:

«Дебют»

«Иң яхшы эпизодик роль»

»Иң яхшы курчак театры актеры»

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (опера, музыкаль спектакль, мюзикл)»

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (балет, заманча хореография, пластик спектакль)»

«Иң яхшы хатын-кыз роле»

«Иң яхшы ир-ат роле»

«Актерлар ансамбле өчен»

«Балалар өчен иң яхшы спектакль»

«Кече формадагы иң яхшы спектакль»

«Иң яхшы зур формалы спектакль»

«Иң яхшы музыкаль спектакль»

«Эксперимент»

«Хөрмәт һәм хөрмәт»