«Тантана — 2022»

27 март-Халыкара театр көнендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана»театраль премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр. 16 номинациядә җиңүчеләргә бүләкләрне шәһәр һәм республикада танылган шәхесләр тапшырды.
«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүче дип С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры актрисасы Динара Акматова танылды.  Премия  «Сөясеңме, сөймисеңме…» спектаклендәге Фатыйма роле өчен бирелде. Динарны чын күңелдән  котлыйбыз һәм эшләрендә уңышлар телибез.