Студентлар өчен спектакльләр

24 октябрьдә театрда Минзәлә шәһәренең медицина көллияте студентлары өчен З.Бигиев әсәре буенча куелган «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» спектакле махсус күрсәтелде.
Спектакльдән соң төп рольләрне башкаручы артистлар белән җанлы әңгәмә булып узды.

25 октябрьдә театрда педагогия көллияте студентлары өчен З.Бигиевның «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» спектакле шулай ук махсус тәкъдим ителде ( режиссеры — Ренат Аюпов).
Спектакльне карарга Казаннан килгән кунакларыбыз : журналист — Рузилә Мөхәммәтова, Казан Федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты — Миләүшә Хәбетдинова, театраль фотограф — Рәмис Нәҗмиев  бар иде.
Миләүшә Хәбетдинова артистлар һәм студентлар белән кызыклы әңгәмәдә катнашты, спектакль турында , гомумән, әсәр турында үзенең  фикерләрен җиткерде.