СПЕКТАКЛЬ КҮЧЕРЕЛӘ!

Хөрмәтле тамашачылар!
«Крокус Сити Холл»да фаҗигале хәлләр булу сәбәпле 23 мартка билгеләнгән Габддулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының “Кар астында кайнар чишмә” музыкаль комедиясе билгесез вакытка күчерелә.

Театр коточкыч фаҗигадә үлүчеләрнең, зыян күрүчеләрнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Спектакль турында мәгълүмәтне театр сайтыннан һәм социаль челтәрләрдән күзәтеп барыгыз.