Социаль сораштыру

Кадерле тамашачылар! 2026 елда Россия Театр эшлеклеләре берлегенә 150 ел тула. Бөтен ил буйлап әлеге вакыйгага багышланган масштаблы тантаналар планлаштырылган һәм аларның берсе – театр тамашачылары арасында икенче Бөтенроссия сораштыруын үткәрү. Сораштыруны интернет аша Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы каршындагы Дәүләт сәнгать белеме институты белән берлектә Театр эшлеклеләре берлеге оештыра. Бу тикшеренү, тамашачыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, театрларга үз эшләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Сезнең фикерегез безнең өчен бик мөһим!

Сораштыруда катнашу өчен, сылтама буенча узыгыз https://forms.yandex.ru/cloud/677ff212f47e7320c2fb7545/

Социологик тикшеренүдә катнашуыгыз өчен алдан ук рәхмәт белдерәбез!