“Шулай булды шул”да – чын “Ока”

Үзенең 88нче иҗади сезоны башына Минзәлә театры шактый билгеле әсәрнең премьерасын гадәти булмаган форматта әзерләде. Туфан Миңнуллинның беренче тапкыр 2003 елда Камал театры сәхнәсендә куелган, алга таба Татарстан, Башкортостан театрлары репертуарында урын алган “Шулай булды шул” мелодрамасында чын…”Ока” машинасы сәхнәгә чыкты!

  • Ни өчен чын “Ока”?,- дигән сорау белән куючы режиссер Илсур Казакбаевка мөрәҗәгать итәбез.
  • Гадәттә, беренче сорау “Ни өчен бу әсәргә алындыгыз?”,-дан башлана, дип сүзен башлый И.Казакбаев. “Ока”- чөнки пьесада сүз “Ока” турында бара да инде, 90нчы еллар, әсәр күпләргә таныш, шактый театрларда куелды, башкаларның мөмкинлеге (бәлки теләге) булмагандыр, ә менә Минзәлә театрының мөмкинлеге табылды – сәхнәгә чын “Ока” чыга! Туфан аганың материаллары, гомумән алганда, халыкчан, аларда чын тормыштан алынган вакыйгаларга зирәк акыл белән бәя бирелгән җитлеккән җаваплар ята. “Шулай булды шул”Алмаз исемле егет исеменнән сөйләнә, беренче карашка әсәр Алмаз турында бара. Ә минем исә, куючы режиссер буларак,  алданудан бәгыре каткан, хәзер беркемгә дә ышанмаган Гөлшат исемле кызның әкияттәге Кар кызы кебек чын мәхәббәттән йөрәге эрүе турында сөйлисем килә. Кызның йөрәгендә боз, сәхнәдә – кыш вакыты.  Егет белән кызның танышуы гайре табигый вакыйгадан башланып китә, икесе ягыннан да конфликт, аңлашылмаучылык, ашыгыч ясалган ялган туй, алга таба – хатлар язышу һәм тора – бара чын хисләр яралу. Гадәти булмаган вакыйганы сурәтләп автор безгә зур каршылыклар аша узып бәхетле булган Алмаз белән Гөлшат турында сөйли, ә тел төбендә без уйлап эш итәргә кирәклеген, кешеләрне аера белергә өйрәнергә кирәклеген ата – ана нәсихәтен тыңлаган кебек кабул итәбез. Туфан Миңнуллинның әсәрләренең кыйммәте дистә еллар үткән саен да үзгәрми, киресенчә, арта гына бара, чөнки кеше мөнәсәбәтләре еллар гына түгел, гасырлар дәвамында да шулай кала.

88нче иҗади сезон бүләкләрсез генә башланмады: Татарстан Республикасы рәисе Указы нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган артисты”дигән мактаулы исем Сабир Өметбаев исемендәге  Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Руслан Илгиз улы Әхмәтҗановка   бирелде;

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының “ Бөек рус язучысы Федор Михайлович Достоевский”дигән истәлекле медале белән Достоевский әсәре буенча куелган “Җинаять һәм җәза” спектаклендә   Ата, Супермен, Мармеладов   рольләрен уңышлы башкарган өчен артист Ринат Бәдретдинов бүләкләнде ;

Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан республикасы мәдәният министрлыгының Мактау Грамотасы артист  Илдар Марс улы Халиковка , реквизит цехы мөдире Анна Василий кызы Шаймардановага тапшырылды;

нәтиҗәле һәм фидакарь профессиональ хезмәте өчен Минзәлә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты артист Илназ Зәйнулла улы Хисмәтуллинга, артистка Илсинә  Илшат кызы Миннемуллинага, артист Рифат Разиф улы Хафизовка, кадрлар бүлеге мөдире Рәзилә Зөлфәт кызы Вәлиевага бирелде.

Тантанада Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте”федераль проекты кураторы Людмила Рыбакова катнашты. “Партия проектында катнашкан 13 театрның премьералары белән танышып барам, алар берсеннән – берсе куандыра. Минзәлә театры исә соңгы елларда гаилә кыйммәтләрен ассызыклаган спектакльләре белән аерылып тора . Өлкән артистларыгыз бик күркәм, никадәр яшьләрегез бар, сезгә яңа уңышлар телим”,диде.

                                                                 Нурсибә Адиева,

                                  театрның әдәби бүлеге мөдире