12 октябрь көнне Минзәлә театрына нигез салучы Сабир Гаделҗан улы Өметбаев Кубогына шахмат ярышлары узды. Данлыклы шәхеснең туган көне уңаеннан оештырылган чаралар кысаларында әлеге ярышлар быел 19 нчы тапкыр уздырылды. 70 катнашучы регистрация үтте. Алабуга, Зәй, Сарман, Актаныш, Әлмәт,Казан, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән килүчеләр шактый иде.
Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, театр директоры Фаяз Хизбуллин, Минзәлә шахмат клубы җитәкчесе Азат Шагалиев тантаналы өлешне ачып җибәрде. Кунакларга О.Уайльдның «Йолдыз егет” әкиятеннән өзек күрсәтелеп уеннар старт алды.
Шәһәрнең мәртәбәле шәхесе, 83 яшьлек Мөхәммәт абый Мөэминов безнең уеннарда 19нчы тапкыр катнаша. А.Шагалиев аңа истәлекле Кубок бүләк итеп котлады.
Сабир Өметбаев исемендәге Кубокны Актаныштан Данияр Латыйпов алды.
Нурсибә Адиева,
театрның әдәби бүлеге мөдире